- хезмәт
- 1. Кешедән акыл яки физик көч таләп итә торган максатлык эшчәнлек, эш 2. Шундый эш нәтиҗәсе буларак фәнни, әдәби яки сәнгать әсәре 3. Көч, энергия әз хезмәт түкмәдем. Тырышлык 4. Эш (урыны) , вазифа директорлык хезмәтеннән тыш укыта да 5. Армиядә булу, хәрби бурычны үтәү ике ел хезмәттә йөреп кайтты 6. Кайбер атамалар яки хөкүмәт тарафыннан бирелә торган мактаулы исемнәр составында кулланыла Хезмәт Кызыл Байрагы ордены. ХЕЗМӘТ ИЯСЕ – Үз хезмәте белән көн күрүче, хезмәтчел халык. ХЕЗМӘТ ИТҮ – 1) Акыл яки физик хезмәт өлкәсендә эшләү 2) Армия хезмәтен үтәү 3) Хезмәтче булу, ялланып эшләү, ялчылык итү 4) Нин. б. башка бер нәрсә вазифасын үтәү, нәр. б. алмаштыру, берәр нәрсә урынына кулланылу лампа урынына хезмәт иткән савыт. ХЕЗМӘТ КЕНӘГӘСЕ – Эшче яки хезмәткәрнең эш стажы, бүләкләнүе һ. б. язып барыла торган документ. ХЕЗМӘТ КӨНЕ – тар. Колхозчыларның эшләрен исәпкә алып, колхоз керемендә аларның өлешләрен билгеләү берәмлеге. ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ – 1) Хезмәт итү (1) 2) Нәрсә белән дә булса тәэмин итү, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү. ХЕЗМӘТ ХАКЫ – Эш хакы. ХЕЗМӘТ ҖИМЕШЕ – Нин. б. эшнең нәтиҗәсе
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.